Югары Пәнәчедә гражданнар җыены булып узды

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Югары Пәнәче авылы мәдәният йортында район башлыгы Р.Г. Кәримов, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашында гражданнар җыены булып узды. Җыенның көн тәртибенә 9 мәсьәлә кертелгән иде. Зәй муниципаль районының 2020 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары белән район башлыгы Разиф Кәримов таныштырды. Югары Пәнәче авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында җирлек башлыгы Мөнир Туктаров сөйләде. 2020 елда авыл җирлегендә үзара салым буенча түбәндәге эшләр башкарылган: Югары Пәнәчедә янгын гидранты урнаштырылган, Бөек Ватан сугушында үлгәннәргә яңа һәйкәл урнаштырылган; Бура-Киртә авылында юл ремонтланган; ике янгын гидранты урнаштырылган, балалар мәйданчыклары урнаштырылган, юл ремонтланган, чишмәгә вак таш җәелгән; Түбән Пәнәче авылында зиратка өй (блок-контейнер) куелган; Алмалы авылында территория төзекләндерелгән. Республика программасы буенча югары Пәнәче авылында 35 энергия саклаучы лампа урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International