Бүген Кадер авыл җирлегендә Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында халык җыены узды. Зәй муниципаль районының 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында, Кадер авыл җирлегенең 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында, 2020 елда авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында, авыл җирлегендә оператив хәл турында чыгышлар тыңланды. 2020 елда Кадер авылында агачлар кисү, православие зиратына капка алу һәм урнаштыру, авыл эчендә юллар салу; Әхмәт авылында светодиод яктырткычлар урнаштыру, балалар мәйданчыгын коймалау, беседка сатып алу һәм урнаштыру; Туңылҗа авылында юллар салу; Федотово авылында урамнарны яктырту, светодиод яктырткычларга алыштыру; авылда урам яктырткычларын ремонтлау һәм алыштыру; Киселевкада зиратны коймалау өчен сетка алу кебек эшләр башкарылган.