Үзәк китапханәдә "Таныш булыгыз - профессионал" дип исемләнгән очрашу узды»

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Үзәк китапханәдә «Ровесник» профориентация клубы кысаларында 2 нче мәктәпнең 8 б сыйныф укучылары, хезмәт стажы 20 ел булган, отставкадагы подполковник Попов В. Н. белән очрашты. Чаранын темасы - «Танышыгыз - профессионал". Һәр кеше үз хокукларын һәм бурычларын белергә тиеш. Владимир Николаевич сүзләренә караганда, полициянең участок уполномоченные һөнәре кызыклы һәм мавыктыргыч. Укучылар һөнәрнең уңай һәм тискәре яклары, белем алырга мөмкин булган уку йортлары, әлеге һөнәр вәкиле нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге һәм карьера баскычыннан ничек алга барырга кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Әңгәмә барышында яшүсмерләрнең административ, җинаять җаваплылыгы һәм куркынычсыз үз-үзен тотышы турында сораулар яктыртылды. Владимир Николаевич законнар турында гына түгел, ә кылган хокук бозулар нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы турында да сөйләде. Шулай ук авыр тормыш шартларында үзеңне ничек тотарга, балигъ булмаган бала бәлагә юлыккан очракта, кая мөрәҗәгать итәргә дигән киңәшләрен бирде. Китапханәче укучыларны һөнәрнең тарихы белән таныштырды, шулай ук конкурслар һәм викториналар үткәрде, аларда балалар үзләрен полицейский ролендә сынап карадылар, үзләренең дедукция һәм логикага булган сәләтләрен сынадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International