Иске Маврин һәм Сәвәләй авыл җирлекләрендә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашында гражданнар җыеннары узды. Разиф Галиевич җирлекләрдә яшәүчеләрне районның 2020 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, шулай ук 2021 елга төп бурычларны билгеләде. Иске Маврин авыл җирлеге башлыгы Рәис Нургалиев һәм Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы П.С. Уразайкин авыл җирлекләрендә башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Бу эшләрнең гражданнарның үзара салым акчасы һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына башкарылуын билгеләп үттеләр. Җыеннарда шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе эшенә, җирлекләрдәге оператив хәлгә, райондагы санитар-эпидемиологик хәлгә, йогышлы авыруларны профилактикалау чараларына, торак пунктларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларына, 2021 елгы янгынга каршы сезонга әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар кабул итүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча чыгышлар тыңланды. Авыл халкын «Россельхозбанк» АҖнең кредит продуктлары турында мәгълүмат белән таныштырдылар. Халыкның барлык мөрәҗәгатьләре дә беркетелде һәм алга таба карап тикшерү өчен контрольгә алынды. Бүген район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Дурт-Мунча һәм Түбән Биш авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды. Соңгы җыен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Авыл җирлеге тормышында актив катнашканнары өчен һәм юбилей көне уңаеннан, Кузнецова Лариса Николаевна, Әхмәдиева Нәсимә Хәйретдин кызы Түбән Биш авыл җирлеге башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.