Зәй районында халык җыеннары дәвам итә

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Яңа Спас авыл җирлегендә 2020 елда авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар буенча гражданнар җыены булып узды. Җыен эшендә Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Яңа Спас авыл җирлеге составына 4 торак пункт керә. 2021 елның 1 гыйнварына халык саны 370 кеше тәшкил иткән. Җирлек территориясендә 5 крестьян – фермер хуҗалыгы, 4 шәхси эшмәкәр, 7 эшмәкәр үзмәшгульлек, 2 миниферма үз эшчәнлекләрен алып бара. 2020 елда үзара салым акчасына гражданнар тарафыннан түбәндәге чаралар үткәрелгән: Яңа Спас авылында балалар мәйданчыгы сатып алып урнаштырылган, Иске Бүсерәк авылы Үзәк урамындагы юллардагы чокырлар төзекләндерелгән, зиратка кадәр юл ясалган, кече Бүсерәк авылына зират коймасы сатып алынган. Җыен барышында авыл җирлеге башлыгы Наталья Танчук анда катнашучыларны киләсе 2021 елга куелган планнар белән таныштырды. Район башлыгы Разиф Кәримов авыл халкына районда башкарылган эшләр турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Җыенда шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе эшенә, җирлекләрдәге оператив хәлгә, райондагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә, йогышлы авыруларны профилактикалау чараларына, торак пунктларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларына, 2021 елгы янгынга каршы сезонга әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар кабул итүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча чыгышлар тыңланды. Авыл халкын «Россельхозбанк» АҖнең кредит продуктлары турында мәгълүмат белән таныштырдылар. Җирлек халкының барлык мөрәҗәгатьләре дә контрольгә алынды. Бүген халык җыеннары шулай ук Александр Бистәсе, Поповка һәм Урсай авыл җирлекләрендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International