ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2021 ел
дүшәмбе
29 июльдән 1 августка кадәр Чебоксар шәһәрендәге «Олимпийский» стадионында 2021 елгы җиңел атлетика буенча Россия яшьләренең V спартакиадасы финалы узды.

31
июль, 2021 ел
шимбә
Яңа уку елы алдыннан Зәй муниципаль районында 1 августтан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән традицион Республика хәйрия акциясе старт алды. Акция 25 августка кадәр барачак. Акциянең оештыручысы – «Татарстан Республикасы Зәй Муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе» муниципаль казна учреждениесе.

30
июль, 2021 ел
җомга
Яшьләр эшләре идарәсе ЮХИДИ бүлекчәсе, “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе һәм ДОСААФ җирле бүлекчәсе белән берлектә 13 ел рәттән “Автоледи” бәйгесе үткәрә, анда районыбызның автомобиль йөртүгә мөкиббән гүзәл затлары катнаша. Быел 3 айдан 30 елга кадәр машина йөртү стажы булган 11 конкурсант катнашты. Компетентлы жюри безнең гүзәл кызларыбызның юл йөрү кагыйдәләрен дә белүләренә һәм фигуралы йөртү осталыгына да инанды.
Республика көнен һәм Шәһәр көнен билгеләп үтүгә бәйле рәвештә, 29 нчы август 18:00 сәгатьтән 31 август 08:00 сәгатькә кадәр Ефимов урамы транспорт чаралары хәрәкәте өчен вакытлыча ябык булачак.
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Зәй шикәр заводының 55 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади советының чираттагы утырышы узды.

29
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе
2021 елның 23 июленнән 27 июленә кадәр Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган “Алтын каләм” балалар һәм яшьләр матбугаты XXVI Республика фестиваленең финал этабы булды.

29 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «КамАЗ» стадионында 2007 елгы яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең календарь уены узды. Ул Зәй шәһәренең «Барс» (Б дивизионы) һәм Яр Чаллы шәһәренең «СК КамАЗ» командалары арасында үтте.

Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Үсешләрендә авыр тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм һәм реабилитация хезмәте” проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган ата-аналар клубы үз эшчәнлеген дәвам итә.
Зәй муниципаль районында авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү Фонды тарафыннан грант ярдәме алган “Үсешләрендә авыр тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү хезмәте” проектын тормышка ашыру дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International