«Алтын каләм» республика фестивале

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 23 июленнән 27 июленә кадәр Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган “Алтын каләм” балалар һәм яшьләр матбугаты XXVI Республика фестиваленең финал этабы булды. Гариза бирү кампаниясе һәм конкурсантлар портфолиосын бәяләү йомгаклары буенча экспертлар финал этабында катнашучылар исемлеге төзегән иде, безнең районнан финал этабында 1 нче балалар мәктәбе укучылары Хрипунов Камил һәм Галимова Алинә видеоблогинг юнәлешендә катнаштылар. 5 көн дәвамында алар төрле түгәрәк өстәлләрдә, лекцияләрдә, тренингларда, мастер-классларда булдылар,   үз юнәлешләре буенча эшләделәр: видеороликлар төшерделәр һәм аларны монтажладылар. Безнең катнашучыларны сертификатлар белән билгеләп үттеләр, ә Галимова Алинәнең фотосын «Почерк Каләма» журналы тышлыгына урнаштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International