Зәй муниципаль районы Икътисади советының чираттагы утырышы узды

2021 елның 30 июле, җомга

Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади советының чираттагы утырышы узды. «Зәй шәһәре «Завод Техно» ҖЧҖ филиалының 2021 елның 1 яртыеллыгында эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга перспектив планнар турында» гы нотык белән Зәй шәһәре «Завод Техно» ҖЧҖ филиалы директоры Мамонтов Андрей Валерьевич чыгыш ясады. Агымдагы елның 6 аенда предприятие тарафыннан 1 135 578 м3 әзер продукция чыгарылган, 2020 елның 6 аена карата үсеш 3% тәшкил итә. Быел 2 522 184 м3 продукция чыгару планлаштырыла, бу узган елгы күрсәткечтән 3,7% ка артыграк булачак. Завод продукциясе беренче яртыеллыкта, Идел буе һәм Урал регионнарыннан тыш, үзәк регионның һәм Россиянең төньяк-көнбатышының социаль әһәмиятле объектларына да җибәрелде. Утырыш азагында Икътисади совет әгъзалары фикер алыштылар. Район башлыгы Разиф Галиевич коллективка җитештерү күләмнәрен арттыруда планлы эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде, хезмәткәрләргә хезмәтне саклау һәм оештыру эшләрендә шулай ук экологик мәсьәләләрне чишүдә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International