Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Үсешләрендә авыр тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм һәм реабилитация хезмәте” проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган ата-аналар клубы үз эшчәнлеген дәвам итә. “Ата-аналар университеты” эше кысаларында ата-аналарга психологик-педагогик ярдәм күрсәтелә, ата-аналар компетенциясен арттыру буенча чаралар үткәрелә. Алынган белемнәр максатчан төркемдәге ата-аналарга өй шартларында баланы тәрбияләү һәм үстерү өчен оптималь мохит булдыру буенча эшчәнлекне дәвам итәргә ярдәм итә. 28 июльдә “Ата-аналар университеты” эше барышында ата-аналарга “Балаларны тәрбияләүдә физик көч куллану, куркыту, янаулар кирәкме?” исемле тема тәгъдим ителде. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы акыллы фикер йөртүче һәм балаларын яратучы ата-аналар тәрбия барышында көч куллануның начарлыгын, кечкенә кешенең язмышы әхлак критерийларына һәм ата-анасының карашларына бәйле булуын аңларга тиеш, дип басым ясады. Ата-аналар өчен тәкъдим итү характерындагы буклетлар әзерләнгән иде. Очрашу ахырында катнашучылар түбәндәге нәтиҗәгә килделәр: әгәр бала намус белән үсә икән, ул гадел булырга өйрәнә; әгәр бала иминлектә икән, ул кешеләргә ышанырга өйрәнә; әгәр баланы хуплыйлар икән, ул үзен бәяләргә өйрәнә; әгәр баланы аңлыйлар һәм аңа карата дустанә мөнәсәбәттә булалар икән, ул бу дөньяда мәхәббәт табарга өйрәнә!!!