Зәйдә «Автоледи - 2021» район конкурсы узды

2021 елның 30 июле, җомга
Яшьләр эшләре идарәсе ЮХИДИ бүлекчәсе, “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе һәм ДОСААФ җирле бүлекчәсе белән берлектә 13 ел рәттән “Автоледи” бәйгесе үткәрә, анда районыбызның автомобиль йөртүгә мөкиббән гүзәл затлары катнаша. Быел 3 айдан 30 елга кадәр машина йөртү стажы булган 11 конкурсант катнашты. Компетентлы жюри безнең гүзәл кызларыбызның юл йөрү кагыйдәләрен дә белүләренә һәм фигуралы йөртү осталыгына да инанды. Конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Миннеханова Светлана ( машина йөртү стажы 7 ел); 2 урын - Гобәйдуллина Наталья (машина йөртү стажы 9 ел); 3 урын - Габдрахманова Айгөл (машина йөртү стажы 11 ел). Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә җиңүче Әлмәт шәһәрендә узачак зона этабында Зәй данын яклаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International