Яңа уку елы алдыннан Зәй муниципаль районында 1 августтан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән традицион Республика хәйрия акциясе старт алды. Акция 25 августка кадәр барачак. Акциянең оештыручысы – «Татарстан Республикасы Зәй Муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе» муниципаль казна учреждениесе. Җыю пункты «Яшьлек» клубында ачылды (Энергетиклар ур, 11) 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр. Пенал, карандаш, ручка, альбом һәм башка канцелярия товарлары, шулай ук мәктәп формасы һәм аяк киемнәре кабул ителә.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Республика хәйрия акциясе 2007 елдан бирле хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы инициативасы һәм Татарстан Президенты ярдәме белән үткәрелә. Аңа һәр теләгән кеше кушыла һәм киләсе уку елына әзерләнергә ярдәм итә ала. Акция кысаларында укучыларга ярдәм итеп, без хәйрия эшчәнлегенә кушылабыз. Белешмәләр өчен телефон номеры: 7-52-84.