Бүген районның Поповка һәм Сарсаз - Баграж авыл җирлекләрендә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашында гражданнар җыеннары узды, ул халыкны 2021 елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елның калган чорына бурычлары белән таныштырды. Авыл җирлекләренең 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре һәм калган чорга куелган планнары турында авыл җирлекләре башлыклары Ислам Әхмәтҗанов һәм Петр Миниев сөйләде. Шулай ук җирлекләрдәге оператив хәлләр, авыл җирлекләре рейтингы, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалау, районда санитария-эпидемиология торышы, йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары һәм башкалар буенча чыгышлар тыңланды. Сарсаз-Баграж авыл җирлеге гражданнары җыенында Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор, мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе Иван Гущин катнашты һәм чыгыш ясады. Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин гражданнар җыеннарына йомгак ясады.