22 августтан 16 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Яшьләр вакыты» республика акциясе узачак, аның кысаларында авыл территорияләре буенча яшьләр туры, шулай ук эре шәһәрләрдә форумнар үтәчәк. Быел яшьләр туры Татарстан Республикасы авылларында беренче тапкыр булачак. 22 августтан 10 сентябрьгә кадәр 100 авыл җирлеге яшьләре авыл территорияләрен үстерү командаларына берләшәчәк, республика районнарында яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү стратегиясен эшләячәк һәм тормышка ашырачак. "Яшьләрнең кечкенә генә, ерак торак пунктта да үзләрен күрсәтү мөмкинлекләре бар. Татарстан Республикасында ел саен алар өчен күп төрле мөмкинлекләр һәм шартлар тудырыла. Яшьләргә нәкъ менә авыл җирендә, бигрәк тә район үзәкләреннән яки шәһәрләрдән ерак урнашкан кечкенә авылларда яшәгән очракта да, белем, Һөнәр, эш, гаилә булдыруга киртә булмавын күрсәтергә кирәк. Безнең өчен квалификацияле белгечләрнең үзләрен кече ватаннарында табуы мөһим. Яшьләр туры кысаларында безнең бурыч-авыл территорияләрендә старт мөмкинлекләре спектрын киңәйтү һәм яшьләр белән бергә авылда үсеш стратегияләрен эшләү", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов. «Авыл көче» эшлекле уены кысаларында 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр конкрет авыл территориясе ресурсларын билгеләячәкләр, киләчәк образын төзиячәкләр һәм аның үсешенә шәхси өлеш кертәчәкләр. Яшьләрнең авылдан китүенә бәйле проблемалар буенча фикер алышачаклар һәм авыл халкының социаль хәлен яхшырту өчен яңа механизмнар булдырылачак. Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан эшләнгән мобиль кушымта яшьләргә авыл хуҗалыгына һәм яшь авыл белгечләренә дәүләт ярдәме чаралары турында белергә, шулай ук муниципаль, төбәк һәм федераль дәрәҗәдә авыл халкының инициативаларына ярдәм итү буенча грантлар, конкурслар һәм башка чараларның киң спектрын системалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. 27 августтан 16 сентябрьгә кадәр ел саен үткәрелә торган «Яшьләр вакыты» акциясе кысаларында шулай ук 4 эре шәһәрдә форумнар узачак. Белем бирү лекцияләре, ачык дискуссияләр, тематик иҗат мәйданчыклары (сынлы һәм башкару сәнгате, кино, музыка, мода, һөнәр), мөмкинлекләр навигаторы – болар барысы да форумда катнашучыларны көтә. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы тарафыннан беренче тапкыр «Автобус 14.30» республика роуд-туры, ә 2020 елда «Автобус. Яшьләр вакыты» үткәрелде. Ел саен республика акциясе Татарстан Республикасының барлык муниципалитетларында үткәрелә. Акция яшьләрнең актуаль мәсьәләләре һәм аларны хәл итү механизмнары буенча ачык фикер алышу өчен район җитәкчеләре белән уникаль мәйданчык булды. Акциянең оештыручылары - «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» РОО һәм Татарстан Республикасы яшьләр үзәге.