17-19 август көннәрендә Буа шәһәрендә Владимир Трусенев исемендәге стадионда 2008-2009 елларда туган егетләр арасында 2021 футболы буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең «С» дивизионы финал этабы узды. Ярышларда Буа шәһәреннән «Батыр», Мамадыш шәһәреннән «Олимп», Аксубай шәһәреннән «Аксу», Минзәлә шәһәреннән «Олимп», Сарманнан «1 нче мәктәп», Зәй шәһәреннән «Барс» командалары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй шәһәренең «Барс» командасы 3 нче урынны яулады. «Барс» командасының тренеры Ринат Рәис улы Бикмиев.