Зәйдә мәдәният хезмәткәрләре җыелышы узды

2021 елның 20 августы, җомга
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе коллективы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр белән очрашу узды. Очрашуда район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, мәдәният идарәсе башлыгы Регина Камалова катнашты. Эмиль Эдуардович үз чыгышында 2021 елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре турында сөйләде. Регина Николаевна катнашучыларны 2021 елның 1 яртыеллыгында туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында мәдәният учрежденияләренең эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Беренче яртыеллыкта мәдәният хезмәткәрләре үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкардылар. Регина Камалова барлык хезмәткәрләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, аларга сәламәтлек, иҗади уңышлар, иртәгәсе көнгә ышаныч теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International