Бүген «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында Татарстан Республикасының ир-ат командалары арасында волейбол буенча Раштуа турниры узды. Ярышларда дүрт команда катнашты: Чистай шәһәренең «Бетар» командасы, Әлмәт шәһәре командасы, Азнакай районы командасы һәм Зәй районы командасы.
6 гыйнварда «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә Россия укучыларының XI Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеген ачу тантанасы узды.