«Раштуа әкияте» фольклор бәйрәме үтте

2022 елның 7 гыйнвары, җомга

6 гыйнварда туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Зәй шәһәренең яшь кешеләре өчен «Раштуа әкияте» фольклор бәйрәме уздырдылар. Әкият персонажлары балалар өчен бәйрәм тарихы белән бәйле бик күп конкурслар үткәрделәр. Чара башында балалар Раштуа бәйрәме белән бәйле табышмаклар чиштеләр. Раштуа-безнең илдә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе, ул православие тантанасы буларак кына түгел, ә дөньяви чара буларак та билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп билгесенең берсе - чыршы. Нәкъ менә шул яшел чыршы һәр йортны, үзәк мәйданнарны бизәп тора. Чыршылар төрле була, ә бүгенге чарада катнашучылар үзләренең әкияти чыршыларын ясадылар, "Сакла" конкурсында катнашучы балалар бөтен мәйдан буйлап һавага очкан шарларны җыеп, җитезлек һәм тизлек буенча ярыштылар. "Яхшылык бүләк ит" уенында тылсымлы тартмага яшеренгән татлы тәм-томны үзеңә алу яисә янәшәдәге кешеңә бүләк итү, шул ук вакытта аңа комплимент әйтү мөмкинлеге дә булды. Күп кенә балалар икенче вариантны сайладылар. Бәйрәм ахырында һәр балага 2022 елга яхшылык һәм бәхет теләп чыршы шарлары бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International