Татарстан Республикасында 2022 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы турында белешмәлек

2022 елның 8 гыйнвары, шимбә
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2022 елның 6 декабрендәге 406-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2022 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 13 890 сум дәрәҗәсендә билгеләнүен хәбәр итә. Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2021 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү (алга таба – килешү) төзелде. Әлеге Килешүдә каралганча, 2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 16 700 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә. Россия Федерациясе Кодексының 33.1 статьясы, килешүнең 1 һәм 5 статьялары нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә икътисадның бюджеттан тыш секторындагы оешма – юридик зат, юридик зат булмаган шәхси эшмәкәрдә хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне дә кертеп), 2022 елның 1 гыйнварыннан әлеге хезмәткәр тарафыннан эш вакыты нормасы тулысынча эшләнгән һәм хезмәт нормалары (хезмәт бурычлары) үтәлгән булса, 16 700 сумнан да ким була алмый. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында» Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2022 елның 1 гыйнварыннан аена 13 890 сум күләмендә). Шуңа бәйле рәвештә, хезмәткәрләр, эш вакытының айлык нормасын тулысынча үтәп, минималь хезмәт хакы күләменнән түбәнрәк алган очракта, алар үзләренең хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый чаралар күрү максатыннан, Татарстан Республикасында Дәүләт Хезмәт инспекциясенә, шулай ук прокуратура һәм судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Хезмәткә түләүнең минималь күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International