Зәйдә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Яңа ел турниры узды

2022 елның 7 гыйнвары, җомга
5 гыйнвар көнне «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында Зәй муниципаль районының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Яңа ел турниры узды. Ярышларда биш команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны «Импульс» командасы яулады, 2 урында- «Барс» командасы, 3 урында- «ГРЭС» командасы, 4 урында- «Техно» командасы һәм 5 урында- «Ак Алтын» командасы. Турнирның «Иң яхшы һөҗүмчесе» дип Макарова Татьяна (Импульс) танылды; «Иң яхшы бәйләүче» - Тулынина Галина (ГРЭС) һәм «Иң яхшы сакчы» - Шатунова Венера (Барс).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International