Зәйдә ТР ир-ат командалары арасында волейбол буенча Раштуа турниры узды

2022 елның 6 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында Татарстан Республикасының ир-ат командалары арасында волейбол буенча Раштуа турниры узды. Ярышларда дүрт команда катнашты: Чистай шәһәренең «Бетар» командасы, Әлмәт шәһәре командасы, Азнакай районы командасы һәм Зәй районы командасы. Уеннар нәтиҗәләре: Азнакай районы командасы-Әлмәт районы командасы 0:2 (20:25; 18:25); Зәй районы командасы-Чистай районы командасы 1:2 (13:25; 25:20; 13:15); Азнакай районы командасы-Чистай районы командасы 2:0 (25:22; 25:20); Зәй районы командасы-Әлмәт районы командасы 0:2 (19:25; 19:25); Азнакай районы командасы-Зәй районы командасы 2:0 (25:9; 25:19); Чистай районы командасы-Әлмәт районы командасы 1:2 (12:25; 26:25; 7:15). Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны Әлмәт районы командасы яулады; 2 урында- Азнакай районы командасы, 3 урында- Чистай районы командасы, 4 урында- Зәй районы командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International