Россия укучыларының XI Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте

2022 елның 6 гыйнвары, пәнҗешәмбе

6 гыйнварда «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә Россия укучыларының XI Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеген ачу тантанасы узды. Ярышларда катнашу өчен Татарстан Республикасының 16 шәһәреннән һәм муниципаль районыннан 98 чаңгычы-узышчы теләк белдергән. Ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе җыелма командасы баш тренеры Эдуард Шәйхнур улы Галиев, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе эшләре идарәчесе - Денис Анатольевич Блохин, «Челтәр компания» се АҖ филиалы “Түбән Кама электр челтәрләре”директоры Сергей Владимирович Огурцов, «Челтәр компания»се ААҖ филиалы - Түбән Кама электр челтәрләре”нең Зәй районы бүлеге башлыгы Олег Анатольевич Лукин, «Ялта - Зәй»спорт үзәге директоры Белла Ивановна Огурцова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International