ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Бүген башкалабыз Казанда парламент дәресләре кысаларында республикакүләм конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде. Әлеге чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында узды.
«Күкчәчәк» балалар бакчасында «Батарейкалар, бирелегез!» дигән экологик акция оештырылды, аны “Классики” мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар башлап җибәрде.
ЭКОвесна акциясе кысаларында Югары Налим төп белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы мәктәп территориясен, шулай ук йорт тирәләрен җыештыруда һәм төзекләндерүдә күп көч куйдылар.
2022 елның 25 апрелендә Зәй балалар сәнгать мәктәбендә Бөтенроссия Экологлар көне уңаеннан «Экологлар – яшь табигатьне саклаучылар» дигән темага Бөтенроссия дәресе булып узды.
"Уймак кыз" балалар бакчасында «Җир шары бездә бер генә, башкасы булмас!» дигән балалар һәм ата-аналар рәсемнәре күргәзмәсе узды, әйләнә-тирә мохит проблемаларына игътибар җәлеп итү, үсеп килүче буынны аларны хәл итү белән кызыксындыру-күргәзмәне оештыручыларның төп бурычы булып торды.
Компанияләрне, оешмаларны, профильле ассоциацияләрне, халык иҗаты осталары, һөнәрчеләр, дизайнерлар, рәссамнар, башка иҗат юнәлешләре вәкилләрен, туристик компанияләрне һәм агентлыкларны 2022 елның 14-16 октябрендә Мәскәү шәһәрендә узачак «Хатын-кыз куллары белән» 4 нче Халыкара һөнәрчелек фестивалендә катнашырга чакырабыз.
2022 елның 18-24 июнендә «Алтын каләм – Золотое перо» XXVII Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узачак. Анда катнашу өчен ике дәүләт телендә эшләүче журналистлар, фотографлар, SMM-белгечләр, дизайнерлар һәм блогерлар чакырыла. Фестивальнең төп призы (Гран-при) – К(П)ФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә Татарстан Республикасы бюджеты хисабына белем алу.
2021 елның 1 июленнән гаиләне яклау оешмалары Ассоциациясе Президент грантлары Фонды тарафыннан хупланган һәм Россия төбәкләрендә гаилә ресурс үзәкләре челтәрен үстерү, профильле социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар җитәкчеләренең компетенцияләрен арттыру, аналитик эш алып бару һәм балалы гаиләләргә оператив ярдәм күрсәтү аша уңайлы гаилә мохите булдыруга юнәлтелгән «Гаилә һәм балачакны яклау турында» гаилә-демографик проектын тормышка ашыруга кереште.
2012 елның 30 апрелендә «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт филиалы белгечләре Зәй шәһәре: Рәфыйков урамы, Р.Ш. Фәрдиев исемендәге һәм Мирный бистәсе парк территорияләрендә аккрицидлы (талпаннарга каршы) эшкәртү үткәрәчәк.

27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе
Хөрмәтле салым түләүчеләр! Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 нче районара инспекциясе Россиянең эшкә урнашкан һәр гражданины, түләүле дәваланып, дарулар сатып алган очракта, медицина хезмәтләре һәм даруларга чыгымнар буенча салым тотып калынган акчаны кире ала алачак, дип хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International