«Батарейканы тапшыр - табигатьне сакла!»

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе
«Күкчәчәк» балалар бакчасында «Батарейкалар, бирелегез!» дигән экологик акция оештырылды, аны “Классики” мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар башлап җибәрде. Акциядә һәр төркемнең ата-аналары һәм балалары катнашты, 42 килограмм батарейка җыелды. Нәтиҗәдә күмәк карар кабул ителде - кулланылган батарейкаларны җыюны туктатмаска, ә һәрвакыт шулай җыеп барырга. Барча җыелган батарейкаларны эшкәртүгә җибәрәчәкләр. Акция үсеп килүче буында экология культурасы, куркыныч калдыклар белән эш итү культурасы тәрбияләү максаты белән үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International