Зәй укучысы-Республика бәйгесе җиңүчеләре рәтендә

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген башкалабыз Казанда парламент дәресләре кысаларында республикакүләм конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде. Әлеге чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узды. Җиңүчеләргә диплом һәм акчалата бүләкләрне ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Зәй районы Кадер урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Азилә Закирова да бар. Ул "Безнең тормышыбызда төп закон" исемле сочинениеләр конкурсында 3 нче урын яулады. Әзерләүчесе-татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әюпова А.Ф..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International