ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2022 ел
җомга
«Кызыл калфак» балалар бакчасында "Табигатьне саклагыз!"экология акциясе узды. Тәрбияләнүчеләр аны оештыруда бик теләп катнаштылар. Тәрбияче белән бергә төсле кәгазьдән аерым фрагментларын кистеләр, буядылар һәм ябыштырдылар.
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади советы утырышы узды. "Зәй водоканалы" ҖЧҖнең 2022 елның 1 кварталындагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2022 елга перспектив планнар турында" гы доклад белән Зәй водоканалы ҖЧҖ директоры Федоров Сергей Геннадьевич чыгыш ясады.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Р.М. Хаҗипов «Зәй муниципаль районының Яшьләр эшләре идарәсендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы»темасына киңәшмә үткәрде.
28-30 апрельдә Зәй шәһәренең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир уза. Турнир 15нче ел рәттән үткәрелә.
Апрельнең җылы һава торышы бөртеклеләрне генә түгел, техник культураларны да чәчүгә уңай тәэсир итә. Бүген Зәй районы игенчеләре шикәр чөгендере чәчүгә керештеләр, аның мәйданы быел 8905 гектар тәшкил итәчәк. Чәчүгә 34 берәмлек чәчкеч җәлеп ителәчәк, шуларның 12 се - киң колачлы 24 рәтле. Чәчү технологиясе бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлап эшләнгән.
Хөрмәтле салым түләүчеләр! Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 нче районара инспекциясе хәбәр иткәнчә, 2022 елның 4 маеннан да соңга калмыйча физик затлар 2021 елда алынган керемнәре турында хисап тотарга һәм физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш.

28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе
#ЭКОяз 2022# экологик акциясе кысаларында МБДОУ "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияче Кузьмина Р. И. "Ясмин" төркемендә "Без җирне саклаучылар!" дигән шөгыль үткәрде. Бу дәреснең максаты: табигатьтә барысы да үзара бәйләнгән, кеше хайван һәм үсемлекләр дөньясына зыян китермәс өчен бу бәйләнешне бозмаска тиеш дигән төшенчәне формалаштыру.
28нче апрель көнне Зәй шәһәренең 4 нче урта мәктәбе укучылары «Игелекле капкачлар» экологик акциясендә катнаштылар. Иң актив катнашучылар-5А (сыйныф җитәкчесе Лукина Е.Р.) һәм 8А сыйныфы (Борисенко Р. И.).
27нче апрель көнне экологик икеайлык кысаларында, Зәй шәһәре 4 нче урта мәктәбенең 9-10нчы сыйныфы укучылары мәктәп территориясендә чүп-чарны «Аерым җый» акциясендә катнаштылар.
"Зәй муниципаль районында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру турында" 2022 елның 11 апрелендәге 177 номерлы Башкарма комитет карарын үтәү йөзеннән 2022 елның 9 маенда товарлар сату һәм хезмәтләр күрсәтү буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен күчмә сәүдә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International