«Җир шары бездә бер генә, башкасы булмас!»

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе
"Уймак кыз" балалар бакчасында «Җир шары бездә бер генә, башкасы булмас!» дигән балалар һәм ата-аналар рәсемнәре күргәзмәсе узды, әйләнә-тирә мохит проблемаларына игътибар җәлеп итү, үсеп килүче буынны аларны хәл итү белән кызыксындыру-күргәзмәне оештыручыларның төп бурычы булып торды. Кызганычка каршы, безнең электрон-компьютер гасырында күп кенә кешеләр бу хакта оныта. Кеше гаебе белән урманнар янгыннан һәм агачларны кисүдән үлә, су киңлекләре чүпләнә, димәк, бу җирлекләрдә яшәүче хайваннар да һәлак була. Экологик хәвеф һәлакәте аркасында, кеше гомеренә дә куркыныч яный. Күргәзмәдә катнашучылар рәсемнәр аша Җир шарында яшәүче халыкка киләчәк буын өчен туган як табигатен, һәр агачны һәм һәр кош оясын сакларга өндәү белән мөрәҗәгать итәләр. Барлык рәсемнәр дә төрле һәм кызыклы килеп чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International