Зәйлеләрне «Алтын каләм – Золотое перо» Республика фестивалендә катнашырга чакыралар

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе
2022 елның 18-24 июнендә «Алтын каләм – Золотое перо» XXVII Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узачак. Анда катнашу өчен ике дәүләт телендә эшләүче журналистлар, фотографлар, SMM-белгечләр, дизайнерлар һәм блогерлар чакырыла. Фестивальнең төп призы (Гран-при) – К (и)ФУНЫҢ журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә Татарстан Республикасы бюджеты хисабына белем алу. Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2022 елның 25 апреленнән 20 маена кадәр, Фестиваль юнәлешләре һәм темалары буенча кабул ителә. Гариза түбәндәге сылтама буенча бирелә: https://forms.yandex.ru/u/625e76831adfbc43a27f2bef/ - PDF форматында. Гаризага портфолио беркетергә кирәк. Фестиваль «Идел» яшьләр үзәгендә (Лаеш муниципаль районы, Матюшино авылы, Садовая ур., 7) узачак. Фестивальнең башкарма директоры Сысоева Алинә Юрьевна, тел.: +7 (965) 586-98-71, zolotoe.pero.rt@mail.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International