ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2022 ел
җомга
«Аленка» балалар бакчасында агачларга, табигатькә сакчыл карау, аның байлыгын саклау максаты белән акция узды. Шул уңайдан балаларга «Кәгазь һәм картон җитештерү» дигән презентация күрсәтелде.
Бүген «Алтынчәч» балалар бакчасында «Китапка икенче тормыш бүләк итик - бер агачны коткарыйк» дигән экологик акция узды. Әлеге дәреснең максаты булып балаларның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә актив позициясен формалаштыру, табигатькә сак караш, аның байлыгын саклау, агачларга сак караш тәрбияләү торды.

Хөрмәтле район халкы! 2022 елның 19 маенда 10.00 сәгатьтә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, салым түләүчеләр өчен «Транспорт салымын, җир салымын һәм юридик затлар милкенә салымны исәпләү һәм түләү буенча салым законнарындагы үзгәрешләр»темасына бушлай вебинар үткәрәчәк.

Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү эшчәнлегендә хәрби-патриотик клублар, шул исәптән «Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» төбәк проекты кысаларында, Хәтер вахтасында катнашучы «Гвардия» патриотик эзтабарлар клубы мөһим роль уйный.
«Бөртеккәй» балалар бакчасында күп еллар инде теплица бар.
“Мин һаваның чиста булуын телим” экологик проекты кысаларында “Тату гаилә “ балалар бакчасында “Ни өчен чиста һава юкка чыкты” дигән тематик дәрес үткәрелде, анда һаваның пычрану чыганаклары, безнең сәламәтлек өчен чиста һаваның әһәмияте,экологик куркынычсызлыкның кайбер кагыйдәләре турында гап-гади күзаллаулар ныгытылды.
12 нче майда "Кыңгырау" балалар бакчасында "Планета- синең йортың" акциясе узды. Акциядә тәрбиячеләр һәм уртанчы төркем балалары актив катнашты.
«Күк чәчәк» балалар бакчасы ресурсларны саклау максатыннан «Йолдызчыкныӊ» өлкән төркеме балалары «Иске кәгазьгә - икенче тормыш» дигән акциядә катнаштылар.
Туристик поход, сәяхәтләр вакытында кешеләр урманга нинди зыян китерүләрен күз алдына да китерә алмый.

12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Бүген 2нче мәктәп базасында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында «Тәрбия һәм белем бирү системасын үстерү векторлары һәм заман таләпләре» темасына мәгариф оешмалары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе узды. Мәктәп коллективы «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге үзәк эшен тәкъдим итте, «Умырзая», «Робототехника», «Яшь тикшерүче», «Юл хәрәкәтенең яшь инспекторы» түгәрәкләре эшен тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International