ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Бүген хакимият бинасының зур залында Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов һәм «Агросила» АҖ генераль директоры С. Г. Барсукова рәислегендә «Зәй» агрофирмасы ҖЧҖ, «Зәй шикәре» агрофирмасы ҖЧҖ, "Восток" агрофирмасы ҖЧҖ хезмәт коллективлары белән эшлекле очрашу узды.

"Шатлык" балалар бакчасында «Макулатура тапшыр – агачны саклап кал» - девизы астында экологик акция үтте.

Зәй районында Пенсия фондының клиентлар хезмәте хәбәр иткәнчә, ана капиталы акчаларыннан ай саен бирелә торган түләүләр Фонд сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша яки район пенсия фонды һәм КФҮ клиент хезмәтенә килеп тапшырырга мөмкин булган гариза буенча озайтыла.

11 нче майда кече Фәннәр академиясендә Фәнил Таймасов истәлегенә багышланган беренче математика регатасы узды.


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле зәйлеләр! Зәй ГРЭСЫ хәбәр иткәнчә, кайнар су белән тәэмин итү системасына гидравлик сынаулар үткәрү сәбәпле, 16 майдан 24 майга кадәр шәһәрнең иске өлешендә урнашкан күпфатирлы йортларда, 30 майдан 7 июньгә кадәр - Яңа шәһәрдә һәм зәңгәр районда кайнар суны туктатып тору планлаштырыла.

10 майда Базарлы Матакта каратэ киокусинкай буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Җиңү Кубогы» традицион республика ярышлары булып узды.
«Экояз-2022» Республика акциясе кыслаларында Төги мәктәбе укучылары "Изге чишмә" янын узган елгы яфраклардан, чүпләрдән чистартуда катнаштылар.
Бүген «Аленка» балалар бакчасында экология уены көне узды. Уен – барлык танып белү процессларының үсешенә йогынты ясый торган үзенчәлекле эшчәнлек төре.
«Сабантуй-2022» традицион милли бәйрәме үткәрелү сәбәпле, Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 06.05.2002 ел, № 59 карары нигезендә, 2022 елның 10 июне 18.00 сәгатьтән, 12 июньнең 09.00 сәгатенә кадәр, Зәй шәһәренең Ефимов урамы буенча урнашкан гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.
Кече яшьтәге балалар бик аз тормыш тәҗрибәсенә ия, табигатьтә күп нәрсәне беренче тапкыр күрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International