Чиста һава

2022 елның 13 мае, җомга

“Мин һаваның чиста булуын телим” экологик проекты кысаларында “Тату гаилә“ балалар бакчасында “Ни өчен чиста һава юкка чыкты” дигән тематик дәрес үткәрелде, анда һаваның пычрану чыганаклары, безнең сәламәтлек өчен чиста һаваның әһәмияте, экологик куркынычсызлыкның кайбер кагыйдәләре турында гап-гади күзаллаулар ныгытылды. Табигатькә сакчыл һәм игътибарлы караш темасына балалар һәм аларның ата - аналары ясаган рәсемнәр күргәзмәсе багышланган иде, аның максаты – әйләнә-тирә дөньяның иминлеген тәэмин итүгә чакыру. Саф һава – ул безнең һәм балаларыбызның сәламәтлеге!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International