«Китапларны сакласак, агачларны коткарып калабыз» акциясе

2022 елның 13 мае, җомга
«Аленка» балалар бакчасында агачларга, табигатькә сакчыл карау, аның байлыгын саклау максаты белән акция узды. Шул уңайдан балаларга «Кәгазь һәм картон җитештерү» дигән презентация күрсәтелде. Нәнилар кәгазьнең ничек һәм кайдан барлыкка килүе, кайсы өлкәләрдә кулланылуы турында мәгълүмат алдылар, экспериментлар ясадылар. Кәгазьдән ясалган әйберләрне сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр һәм остаханә оештырып, китапларны «дәваладылар».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International