ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2025 ел
шимбә
2025 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы башкаласында республика муниципаль хезмәткәрләренең еллык Спартакиадасы кысаларында бильярд спорты буенча ярышлар узды. Әлеге ярышлар гадәттәгечә Татарстан Муниципаль берәмлекләре хакимиятенең һәм администрацияләренең иң яхшы вәкилләрен җыя.

14
ноябрь, 2025 ел
җомга
Бүген Зәй политехника көллияте базасында Зәй муниципаль районы Башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында «Зәй муниципаль районында профильгә әзерлек һәм профильле укыту системасын үстерү» темасына мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм әйдәп баручы предприятиеләр җитәкчеләре киңәшмәсе узды.
Бүген Зәй районы масштаблы «Татарча диктант»халыкара мәгариф акциясенә кушылды. 2025 елда бөтен дөнья татарларын берләштерүче әлеге проект күренекле мәгърифәтче галим Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана.
14 ноябрьдә бөтен дөньяда шикәр чире белән көрәш көне билгеләп үтелә. Әлеге мөһим вакыйга кысаларында Зәй районында 10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр район үзәк хастаханәсе оештырган тематик атна узды.
2017 елдан башлап Башкарма комитет командасы Зәй муниципаль районың эшләүче яшьләрен «Наше время – Безнең заман» еллык ачык республика телевизион иҗат фестивалендә тәкъдим итә.

13
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе
Яшьләр белән эшләү буенча белгеч Әлмирә Гәлләмова «Уймак кыз» балалар бакчасында ата-аналар җыелышы кысаларында профилактик әңгәмә үткәрде.
«Кадрлар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елның 12 ноябрендә Зәй районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча Эксперт советының быел икенче утырышы узды.
Ел башыннан Татарстанда яшәүче 28.497 кеше пенсия билгеләү өчен документларны алдан әзерләү хезмәтеннән файдаланды һәм пенсия билгеләүгә гариза бирде. Болай эшләү түләүләрне төгәл, вакытында һәм барлык расланган пенсия хокукларын исәпкә алып билгеләргә ярдәм итә.

12
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе
Бүген “Без бергә” психолог-педагогия ярдәме үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның хәрби хезмәткәрләр - кыска вакытлы ялга килгән махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды.
Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре советларының бишенче чакырылыш өченче утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International