Яшьләр белән эшләү буенча белгеч Әлмирә Гәлләмова «Уймак кыз» балалар бакчасында ата-аналар җыелышы кысаларында профилактик әңгәмә үткәрде. Әлмирә Габделхак кызы дөрес гаилә тәрбиясе һәм ата-аналарның балаларга даими игътибарлы булуының төп әһәмиятен ассызыклады. Ул гаиләнең барлык әгъзаларының үзара тыгыз хезмәттәшлек итүенең мөһимлеген һәм өйдә уңайлы атмосфера булдыру кирәклеген билгеләп үтте. "Гаилә баланың шәхесен формалаштыруда мөһим роль уйный, - дип билгеләде белгеч. "Мәхәббәткә, кайгыртуга һәм хөрмәткә нигезләнгән дөрес тәрбия күп кенә проблемаларны булдырмаска ярдәм итә»-диде ул үзенең чыгышында.
Шулай ук ата-аналарга яшь буында кирәкле гадәтләр формалаштыру һәм уңай сыйфатлар үстерү буенча киңәшләр бирелде. Ата-аналар ведомство буйсынуындагы яшьләр сәясәте учреждениеләре чараларында катнашырга чакыру алды. Мондый очрашулар балаларның иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итә һәм яшьләргә үзләрен эшчәнлекнең яңа өлкәләрендә күрсәтергә мөмкинлек бирә.