Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан Республикасында яшәүче 30 меңгә якын кеше 2025 ел башыннан пенсия билгеләүне сорап электрон гариза биргән
2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
Ел башыннан Татарстанда яшәүче 28.497 кеше пенсия билгеләү өчен документларны алдан әзерләү хезмәтеннән файдаланды һәм пенсия билгеләүгә гариза бирде. Болай эшләү түләүләрне төгәл, вакытында һәм барлык расланган пенсия хокукларын исәпкә алып билгеләргә ярдәм итә. Россия Социаль фонды белгечләре эш стажы һәм хезмәт хакы турындагы документларны, хезмәт кенәгәләрен һәм белешмәләрне тутыруның дөреслеген алдан ук тикшерәләр, шулай ук җитмәгән мәгълүматларны соратырга ярдәм итәләр. Бу исә булачак пенсия күләменә йогынты ясаучы стажны һәм бөтен мәгълүматны әле пенсия билгеләгәнче үк исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Республика халкы пенсия билгеләү турында гаризаны үзе өчен уңайлы булган ысул белән - шәхсән социаль фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, күпфункцияле үзәк аша яки "Дәүләт хезмәтләре" порталы ярдәмендә тапшыра ала. "Татарстандагы 120 клиент хезмәте һәм күпфункцияле үзәктә Социаль фондның барлык хезмәтләре турында мәгълүмат алырга мөмкин. Әмма күпчелек электрон вариантка өстенлек бирә - барлык гаризаларның 76% ы “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша тапшырылган. Мондый ысул уңайлы, вакытны янга калдыра һәм артык визитлардан башка гына пенсия яки башка түләүләрне рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Гариза гадәттә биш эш көнендә карала, белешмәләрне төгәлләштерү таләп ителгән очракта, срок озайтылырга мөмкин. Барлык документлар да алдан әзерләнгәндә, түләүләр тоткарлыксыз һәм еш кына регламенттан тизрәк тә билгеләнә. Пенсия билгеләнгәннән соң, гражданинга хәбәрнамә җибәрелә. Әгәр гариза онлайн форматта бирелгән булса, түләү билгеләү турында хәбәрне "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетта күреп булачак. Пенсия билгеләүгә документлар әзерләү өчен үзең белән паспорт, хезмәт кенәгәсе, хәрби билет, белем алу турында диплом, никахлашу һәм балалар туу турында таныклыклар булу җитә. Социаль ярдәм, түләү һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге: ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар - 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
ноябрь, 2025 ел
Үзәк китапханәдә «Геройларның исемнәрен хәтерлибез» дип исемләнгән әдәби-тарихи сәгать узачак
Россиянең традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләре нигезендә гармонияле, патриотик һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Без бергә» дип аталган федераль проекты кысаларында Зәй шәһәре үзәк китапханәсендә 9 декабрьдә «Геройларның исемнәрен хәтерлибез» дип исемләнгән әдәби-тарихи сәгать узачак.
Татарстанда яшәүчеләрнең ана капиталы акчаларын пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлдерү мөмкинлеге бар
Татарстан Республикасында ана капиталы акчасын тупланма пенсия формалаштыруга юнәлтергә теләүче гражданнардан гаризалар кабул итү дәвам итә.
1 декабрьдән Татарстан Республикасында яшәүчеләр иминият пенсияләре күләмен яңадан исәпләү өчен гариза бирә ала
2026 елның 1 гыйнварыннан пенсия билгеләү һәм түләү буенча законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр биш һәм аннан да күбрәк баланы яшь ярымга җиткәнче карау чорын ата-аналарның берсенең иминият стажына кертеп исәпкә алырга мөмкинлек бирә, балаларның бишенчесе һәм аннан соңракларына һәрберсе өчен 8,1 балл өстәлә.
"Хатын-кызларча уңыш" хатын-кызлар клубы очрашуы: хатын-кызлар эшкуарлыгы энергиясе
Татарстан Республикасы Кадрлар үзәгендә хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерү мәсьәләләренә багышланган «Хатын-кызларча уңыш» хатын-кызлар клубының чираттагы очрашуы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз