14 ноябрьдә бөтен дөньяда шикәр чире белән көрәш көне билгеләп үтелә. Әлеге мөһим вакыйга кысаларында Зәй районында 10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр район үзәк хастаханәсе оештырган тематик атна узды. Әлеге чаралар «озак һәм актив тормыш» милли проекты максатларына туры килә, аның төп бурычы — гражданнарның гомер озынлыгын арттыру. Керәкәс ФАПы фельдшеры Рушания Исламова халык өчен «шикәр диабетын профилактикалау» темасына профилактик әңгәмә үткәрде. Ул риск факторлары, дөрес туклануның мөһимлеге һәм даими физик активлык турында сөйләде. Атна дәвамында шәһәр һәм район медицина учреждениеләрендә шулай ук тематик акцияләр, лекцияләр, консультацияләр һәм «сәламәтлек мәктәбе»дәресләре уза. Табиблар искә төшерә: профилактика чаралары турында хәбәрдар булу — мәкерле авыруга каршы көрәштә һәм озак еллар үз сәламәтлегеңне саклауда төп адым булып тора.