Зәйдә бишенче чакырылыш шәһәр һәм район советларының өченче утырышы узды

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре советларының бишенче чакырылыш өченче утырышы узды.

Көн тәртибенә икешәр мәсьәлә кертелде: Зәй муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе составына һәм Зәй шәһәре территориаль сайлау комиссиясе составына билгеләп кую өчен кандидатуралар тәкъдим итү турында; Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советының 14.03.2014 № 355 карары белән расланган, Зәй муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәгә һәм Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә муниципаль хезмәт турында нигезләмә турында» 14.11.2014 № 185 карарына муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен квалификация таләпләренә кагылышлы үзгәрешләр кертү хакында.

Район башлыгы Р.Г. Кәримов һәм кадрлар секторы мөдире М.Г.Сергеева чыгышлары тыңланды. Депутатлар барлык каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International