Район Башкарма комитеты җитәкчесе Спартакиада да дүртенче урынга лаек булды

2025 елның 15 ноябре, шимбә

2025 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы башкаласында республика муниципаль хезмәткәрләренең еллык Спартакиадасы кысаларында бильярд спорты буенча ярышлар узды. Әлеге ярышлар гадәттәгечә Татарстан Муниципаль берәмлекләре хакимиятенең һәм администрацияләренең иң яхшы вәкилләрен җыя. Анда Зәй муниципаль районыннан Башкарма комитет җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы чыгыш ясады. Киеренке ярыш көне нәтиҗәләре буенча ул лаеклы уен күрсәтте һәм иң көчле спортчылар-район җитәкчеләре арасында мактаулы дүртенче урынны алды.

Ярышлар спорт дәрте һәм дусларча көндәшлек рухында узды. Мондый чараларның нәтиҗәләре җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен сәламәт яшәү рәвешенең һәм физик активлыкның мөһимлеген ассызыклый. Муниципаль җитәкчеләрнең спорт чараларында катнашуы команда рухын ныгытуга һәм башкарма хакимият хезмәткәрләре арасында гомуми сәламәтлек дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә. Эмиль Эдуард улының уңышлы чыгышы, Зәй районы командасының югары потенциалын һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында спорт эшчәнлеген актив үстерергә омтылуын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International