ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе
13 нче октябрьдән 16 нчы октябрьгә кадәр Зәй шәһәренең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында 2008-2009 елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге, «Б» төркеме уза.
Социаль хезмәттә кешеләргә ярдәм, кайгырту, игътибар һәм мәхәббәт бирә алган кешеләр генә эшли ала.
Менделеевскида «Безнең йорт — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең сайлап алу зона туры узды.
13 октябрьдә Үзәк китапханәнең татар бүлеге, якташыбыз Мөдәррис Әгъләмовның тууына 76 ел тулу уңаеннан, «Шагыйрь гомере – аның иҗаты» дип исемләнгән әдәби белешмә сәгате үткәрде.
Бүген хакимият бинасының кече залында Зәй муниципаль районы икътисадый советының чираттагы утырышы булды, анда 2022 елның 8 ае эчендә "Татарстан почтасы" Зәй почтамтының эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2022 елга куелган перспектив планнар каралды.

Россия Федерациясе Спорт министрлыгының 2022 елның 30 сентябрендәге 153-НГ номерлы боерыгы белән «Халыкара класслы Россия спорт мастеры» спорт исеме Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп спортчысы Христина Мацокинага бирелде.


12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе
10 октябрьдә Казан шәһәренең “Маяковский” Иҗади киңлек базасында үткән киңәшмәдә, Зәй җирле бүлекчәсенең “Бердәм Россия Яшь Гвардиясе”дә катнашты.
"Зәй шикәре" агрофирмасы " җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте республиканың алдынгы үсештәге авыл хуҗалыгы бүлекчәләренең берсе булып тора.

11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе
Зәй «Форпост»үзәге республика спартакиадасында 3 нче урынны алды. 7 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының XXII Республика спартакиадасы узды.

8-10 октябрьдә Новосибирск шәһәрендә «Андрей Якутов Мемориалы» Киокусинкай каратэ буенча халыкара ярышлар узды, анда Россиянең 30 субъектыннан 900 спортчы һәм Кытай, Пакистан, Германия, Казахстан, Беларусь, Кыргызстан кунаклары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International