Социаль хезмәттә кешеләргә ярдәм, кайгырту, игътибар һәм мәхәббәт бирә алган кешеләр генә эшли ала. Филипченко Нина Михайловна - Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Радость” («Шатлык») халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең иң тәҗрибәле социаль хезмәткәрләренең берсе. Социаль өлкәдә үзенең хезмәт юлын 2008 елның 21 июелендә башлаган. Бу вакытка кадәр ул балалар йортында тәрбияче булып эшләгән. Нина Михайловна кешеләргә ярдәм итәргә электән яраткан. Кармалка авылында яшәүче ханым үз авылы өлкәннәренең һәм ялгыз яшәүчеләренең мөрәҗагатьләренә һәрвакыт игътибарлы була: аларга су алып килә, идәннәр юа, шәһәрдән азык-төлек алып кайтып бирә. Ә өлкәннәрнең рәхмәте аңа арыганлыгын онытырга ярдәм итә, өендә эшләргә көч бирә. Шуңа күрә ул балалар йорты ябылганнан соң, «Радость» (“Шатлык”) комплекслы үзәгенә социаль хезмәткәр булып эшкә килә. Хезмәт елларында Нина Михайловна һөнәри осталыкның барлык серләренә төшенә: ярдәмгә мохтаҗ дип танылган гражданнарны тәрбияләүне оештырганда кирәкле белем һәм күнекмәләр, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләре, барлыкка килә торган проблемаларны вакытында һәм сыйфатлы итеп хәл итә белү, үз тәрбиясендә булган һәркемгә индивидуаль якын килү белү. Нина Михайловна «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, озак вакытлы тәрбия системасын кертү эшенә актив кушылды. Өйдә социаль хезмәтләр алучылар арасында аның участогында көн саен аерым кайгыртуга мохтаҗ кешеләр бар. Нина Михайловна өчен хәл итеп булмаслык бурычлар юк. Ул үз тәрбиясендә булган кешеләрне вакытында ашатырга, юарга һәм тәмле ризыклар белән сыйларга өлгерә, һичшиксез, алар белән зарядка ясый, укый, яраткан телетапшыруларын карый, саф һавада йөри, өлкән кешенең көне яхшы үтсен өчен барысын да эшли. Бу максатка ирешү өчен ул социаль хезмәт күрсәтүнең инновацион технологияләрен куллана: «Өй бәйрәме», «Өй ярдәмчесе», «Реабилитацион ял», кинотерапия, гарденотерапия, китапханә терапиясе. Болар барысы да өлкән яшьтәге кешеләрдәге психологик киеренкелекне, борчуларын тарату, аларның аралашуга ихтыяҗын канәгатьләндерү мөмкинлеге бирә. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның социаль-көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерү генә түгел, ә аларны тернәкләндерүне һәм төп тормыш функцияләрен торгызуны да ул үзенең төп бурычы дип саный. Социаль хезмәткәр булу нәрсә дигән сорауга Нина Михайловна ышанычлы итеп җавап бирә: «Безнең тәрбиядәге кешеләр аралашуга бик мохтаҗ. Еш кына без, социаль хезмәткәрләр, өлкәннәрне, ялгызларны тышкы дөнья белән бәйләүче бердәнбер звено булып торабыз. Тыңлый белү - социаль хезмәткәрнең төп сыйфатларының берсе. Тәрбияләнүчеләрнең безгә сораулары күп: бу гәҗиттә укылган мәкалә, безнең шәһәрдә, илдә, дөньяда барган вакыйгалар, кайбер азык-төлек продуктларына, коммуналь хезмәтләргә бәяләр үзгәрү. Ә безнең бурыч аларга илдәге вазгыятнең торышын аңлату. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында тәрбияләнүчеләр борчу кичерә икән, мин аларны тынычландырам, кирәкле юлга юнәлтеп, дусларча мөнәсәбәт белән әңгәмәне тәмамлыйм. Гражданнарның, аерым алганда пенсионерларның мәнфәгатьләрен яклау буенча күрелгән чараларга игътибар итәргә тырышам. Шулай ук мин, кешене рәнҗетмичә, аның барлык теләкләре исәпкә алыначагын һәм мөмкин булганча канәгать булачагын ышандырып, әңгәмәне лаеклы итеп төгәлләү осталыгы да мөһим дип саныйм. Минем һәр килүемдә минем тәрбиядә булган кешеләр үз проблемалары һәм шатлыклары турында сөйлиләр. Тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашып, зирәк киңәш биргәннәрен тыңлау миңа аеруча рәхәт». Нина Михайловнаның күпьеллык намуслы хезмәте югары бүләкләр белән билгеләп үтелде. Алар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары бар. 2022 елда ул «Хезмәт кешесе» муниципаль конкурсында «Предприятиенең (учреждениенең, оешманың) иң яхшы хезмәткәре» номинациясендә җиңүче булды. Нина Михайловна өчен үз тәрбиясендә булган кешеләрнең аның турында булган уңай фикере тагын да мөһим бәя.