Бүген хакимият бинасының кече залында Зәй муниципаль районы икътисадый советының чираттагы утырышы булды, анда 2022 елның 8 ае эчендә "Татарстан почтасы" Зәй почтамтының эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2022 елга куелган перспектив планнар каралды. Мәгълүмат белән «Россия Почтасы» АҖнең Зәй почтамты җитәкчесе Газетдинов Рөстәм Мөбәрәкҗан улы чыгыш ясады. Зәй участогына 40 элемтә бүлекчәсе, 1 кибет керә. Зәй районында 23 почта элемтәсе бүлеге эшли, шуларның 5се-шәһәр бүлекләре һәм 18е авылда. Күрсәтелә торган хезмәтләр 3 төп блокка бүленә: почта, посылка бизнесы, финанс хезмәтләрен гамәлгә ашыру. Бүген почта җәмгыятьнең социаль-җитештерү инфраструктурасының аерылгысыз өлеше булып тора һәм төп тарихи бурычны гына түгел, ә мәгълүмати – элемтә хезмәтләрен дә башкара. Иң мөһиме, ул үсә, бер урында тормый. Аралашуның яңа ысуллары барлыкка килде-электрон почта, электрон челтәр, мобиль элемтә һәм смс. Утырышка нәтиҗә ясап, совет әгъзалары тармакның икътисадый тотрыклылыгын даими тәэмин итү өчен, почта элемтәсе эшен оештыручы җаваплы кешеләргә күрсәтмәләр бирделәр.