Зәйнең хезмәт ветераннары хореография ансамбле "Безнең йорт — Татарстан" фестиваленең зона турын да катнашты

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе
Менделеевскида «Безнең йорт — Татарстан» - республика этномәдәни фестиваленең сайлап алу зона туры узды. Фестиваль ел саен Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи үзара бәйләнешен ныгыту, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатында үткәрелә. Зәй районын фестивальдә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Лидия Нестягина җитәкчелегендәге «Зәй кызлары» ("Заиночки") хезмәт ветераннарының хореография ансамбле тәкъдим итте. Зона турларында сайлап алынган фестиваль лауреатлары 2022 елның 4 ноябрендә Казан шәһәрендәге «Безнең йорт-Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең Гала — концертында чыгыш ясаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International