Авыл хуҗалыгының тырыш хезмәтчәннәре

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе
"Зәй шикәре" агрофирмасы " җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте республиканың алдынгы үсештәге авыл хуҗалыгы бүлекчәләренең берсе булып тора. Эшчәнлекнең төп төре-үсемлекчелек. Игенчелектә туфракның уңдырышлылыгын яхшыртуга, уңышны арттыруга юнәлдерелгән заманча чаралар комплексы даими үткәрелеп тора. Уңыш нигезендә Никандров Михаил Васильевичның да өлеше бар, аның иңнәрендә 19 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә башкарган хезмәт эшчәнлеге. Авыл хуҗалыгын яратучы һәм белүче чын крестьян,-диләр аның турында. Тәҗрибәле һәм техник яктан белемле механизатор бүген «Зәй шикәре» агрофирма”сында тракторчы-машинист булып эшли, бөтен көчен үзенең яраткан хезмәтенә багышлый. Үз эшчәнлегендә алдынгы тәҗрибәне даими күзәтеп тора, аны үз участогында кертергә омтыла һәм зур уңышларга ирешә. Туфракны чәчүгә әзерләүдән башлап, урып-җыю эшләре һәм шулай ук киләсе ел уңышына туфрак әзерләү кебек катлаулы эшләр башкара. Аның тәҗрибәсе һәм һөнәри осталыгы агрофирма хезмәт җитештерүчәнлегенә уңай йогынты ясый. Агымдагы 2022 елда ул 260 гектар җирне туңга сөргән, 190 гектар мәйданда көзге культуралар тырмаланган. Кышкы чорда Михаил Васильевич авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерә һәм язгы кыр эшләренә әзерли, теләсә нинди йөкләмәне мөмкин кадәр сыйфатлы итеп башкарырга тырыша. Ел саен кыр эшләре башланыр алдыннан район агрофирмалары арасында техника әзерлеген карау үткәрелә, беркетелгән агрегатларны һәм комбайннарны иң яхшы әзерләгән механизаторлар бүләкләнә. Михаил Васильевич һәрвакыт призлы урыннар яулый. Ирешкән уңышлары өчен Никандров Михаил Васильевич дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International