Зәй «Форпост»үзәге республика спартакиадасында 3 нче урынны алды. 7 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының XXII Республика спартакиадасы узды. 1 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында Спартакиаданың зона этаплары узды, республика спартакиадасына 13 команда чакырылды: Буа, Спас, Яңа Чишмә, Яр Чаллы, Алабуга, Теләче, Зәй, Ютазы, Әлмәт, Лаеш, Питрәч, Минзәлә, Кайбыч муниципаль үзәкләре «Форпост» лары бар иде. Командада 5 кеше (1 кыз һәм 4 егет) катнашты. Ярышлар «100 метр йөгерү», «1500 метр йөгерү», «3000 метр йөгерү», «Гранат ыргыту», « Гер күтәрү», «Утлы әзерлек» дисциплиналары буенча барды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй «Форпост» үзәге командасы 3 нче урынны алды. Моннан тыш егетләр шәхси күрсәткечләре буенча да аерылып торды: Омаров Динар «Җыю-автоматны сүтү» буенча 3 нче урынны; Задавин Матвей «100 м»га йөгерү буенча 3 урынны, «Перекладинада күтәрелү» буенча 2 нче урынны, «3000 м йөгерү» буенча 1 урынны алды. Команда урыннары: «Аркан тарту» буенча 3 нче урын, «Турист каршылыклар полосасы» буенча 3 нче урын, «Утлы әзерлек» буенча 2 урын, «Гранат ату» буенча 2 урын булды.