15 июньдә Пермь краеның Барда авылында XIV Бөтенроссия авыл Сабантуе узды. Баш батыр исеменә Зәй көрәшчесе Радик Сәлахов ия булды. Җиңүчегә төп бүләк - машинаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.