20-22 ноябрь көннәрендә Казанда 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Анда Татарстан Республикасыннан 250 спортчы катнашты. Ярышлар Чабаксар шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы беренчелегенә сайлап алу этабы булды. “Зәй” спорт мәктәбе шәкертләренең нәтиҗәләре: егетләр арасында 48 кг га кадәр Минькин Анатолий бронза призер булды, 60 кг га кадәр авырлыкта Карпов Данил бронза призер булды (тренерлары Хәйруллин И.Г.). Кызлар арасында 46 кг га кадәр авырлык категориясендә Владимирова Марина һәм 49 кг га кадәр авырлыкта Ямбаршева Валерия бронза медаль (тренерлары Кәлимуллин Л.М.) алдылар. Газизова Эвелина көмеш призёр (тренеры Кәлимуллин Л.М.) булды һәм Бирюкова Елизавета (тренеры Салихов Р.Р.) бронза призёр булдылар. 65 кг га кадәр авырлык категориясендә Хөснуллина Алинә Татарстан Республикасы беренчелегендә җиңүче булды (тренеры Салихов Р.Р.). Шулай ук шәһәребезне лаеклы тәкъдим иткән спортчыларны да билгеләп үтәсе килә: Кузнецов Алексей, Газизов Шамил, Тучин Ильяс һәм Хәйруллин Әмир, әмма, кызганычка каршы, мактау пьедесталыннан башка гына калдылар.