Россиянең традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләре нигезендә гармонияле, патриотик һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Без бергә» дип аталган федераль проекты кысаларында Зәй шәһәре үзәк китапханәсендә 9 декабрьдә «Геройларның исемнәрен хәтерлибез» дип исемләнгән әдәби-тарихи сәгать узачак. Ел саен 9 декабрьдә бөтен Россия мөһим көн – Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу көнне илебездә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын, күренекле эшләре, кылган гамәлләре илебез тарихына мәңгегә язылачак кешеләрне хөрмәтлиләр. Чара кысаларында укучыларны Изге Георгий Победоносец орденын гамәлгә кую белән турыдан-туры бәйле бәйрәм тарихы белән таныштырачаклар һәм Ватан Герое дип аталырга кемнең лаек булуы турында сөйләячәкләр. Исемнәре рус армиясе елъязмасына мәңгегә язылган бөек полководецларны искә төшерик. Бүгенге Россия Геройларына, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, безнең киләчәгебез һәм тыныч күк йөзе өчен көрәшүчеләргә аерым игътибар биреләчәк. Китапханәче хикәясенә «Геройлар-Зәй» һәм «СВО барлык катнашучыларга багышлана..." видеороликлары яхшы өстәмә булачак.