Бүген «Энергетик» мәдәният йортында язучы-якташыбыз Гурий Тавлинның тууына 100 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе узды. Чараны Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәният үзәге оештырды. Аның сценария авторы-ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәмис Латыйпов.
Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов исеменнән кичәдә катнашучыларны аның урынбасары Петр Сергеевич Уразайкин сәламләде, ул зәйлеләрнең якташлары-язучы Гурий Тавлин белән бик горурлануларын билгеләп үтте.
Кичәгә Казаннан якташыбыз, танылган татар язучысы Рабит Батулла, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Татарстанның халык артисты Владимир Васильев, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев, композитор-баянчы Геннадий Максимов һәм башка бик күп танылган шәхесләр килде.
Гурий Иванович Тавлин 1925 елның 25 декабрендә урта Багаж авылында туа. Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын узып, ул Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы була.