19 ноябрьдә Зәй шәһәренең “Яшьлек” яшүсмерләр клубында юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган мавыктыргыч һәм үтә мөһим квиз узды.
Квизның максаты - катнашучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм аларны үтәүнең мөһимлеге турында хәбәрдарлыгын арттыру. Чара юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә битараф булмаганнарны җыйды. Һәм бу бик яхшы, чөнки юлда үз-үзеңне тоту культурасы яшьтән формалаша һәм һәрберебезгә кагыла! Квизда катнашучыларына юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә, катлаулы юл ребусларын чишәргә, стандарт булмаган ситуацияләрдә логика күрсәтергә һәм хәтта машина юлындагы һәм тротуарлардагы теге яки бу гамәлләрнең дөреслеге турында бәхәсләшергә туры килде.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү - күңелсез пунктлар җыелмасы гына түгел, бу әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгына гарантия. Бу үз-үзеңә һәм якыннарыңа тормышны һәм сәламәтлекне саклап калу сәләтедә.