Зәйлеләр хөрмәтле табиб Идиәтов Илдар Малик улын соңгы юлга озаттылар

2025 елның 22 ноябре, шимбә

Бүген зәйлеләр район үзәк хастаханәсенең хөрмәтле табиб - анестезиологы, реаниматологы, ярты гасырлык эш тәҗрибәсе булган Идиәтов Илдар Малик улын соңгы юлга озаттылар.

Илдар Малик улы Идиәтов бөтен гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган һөнәр остасы иде. Районда аңа медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән бер генә кеше дә булмагандыр.

Тирән белемле табиб Илдар Малик улы гомеренең соңгы көннәренә кадәр Гиппократ антына тугры калды. 

Аның турындагы якты хатирәләр зәйлеләр күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International