Шушы көннәрдә «Яшьләр һәм балалар» Милли проекты кысаларында студентларның мәгълүмати технологияләр белән кызыксынуын арттыру һәм «компьютер системалары һәм комплекслары» һөнәре буенча белем алучы 1741 төркем студентлары өчен тәнкыйди фикерләүне үстерү максатларында укытучы Усманов Л.Р. балалар өчен «КиберФест» исемле викторина үткәрде. Викторина катнашучыларга информатика тарихы, заманча компьютер системалары өлкәсендәге белемнәрен тикшерергә, шулай ук практик мәсьәләләрне анализлау һәм хәл итү күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирде. Чара студентларда үз көчләренә ышаныч формалаштыруга һәм киләчәктә IT-өлкәдә һөнәри эшчәнлеккә әзерләнүгә ярдәм итте. Викторина дустанә атмосферада узды, һәр студент үзен күрсәтергә мөмкинлек алды. Чара яшьләрнең заманча дөнья һәм профессиональ мохит таләпләренә җавап бирүче комплекслы үсешенә тагын бер адым булды.